Общее·количество·просмотров·страницы

вторник, 18 декабря 2012 г.

Дөнья бетә? (Дога)


Иртәгә дөнья бетә, диләр. Тәүбә! Кызык та инде кешеләр – буш сүз сөйләп, тик йөриләр. Шулай да... әгәр дә сүз буш булмаса? Я, Ходаем, бер Үзеңә сыенам. Син генә безне бар афәттән коткара аласың. Коткар безне, Тәңрем!
Тәңрем, бер Сиңа сыенам. Булсаң иде һәрчак янымда. Бар афәттән сакласаң иде. Мине, халкымны, илемне һәм телемне.
Әй, Ходаем, кешеләр бит әле сабый хөкемендә. Булган бар байлыкны җимерә, вата, кыйрата гына беләләр. Кылган кылыкларының асылын аңламыйлар: 200 вольтлы розеткага тимер чәнечке тыккан кебек.
Чишмәләрнең саф суларын пычраталар да, шешә-шешә су сатып алалар.
Урманнарны кисәләр дә, һава чисткарткыч сатып алып фатирларга куялар.
Җир сөреп иген үстерергә чара тапмыйлар, ясалма ризыклар ясарга чара табалар.
Планетаның җәннәт кебек матур почмакларын табалар да, анда чүплек ясыйлар. Башка сыймаслык хәл: җәннәт урынына чүплек!
...Дөнья бетә имеш. Тфу! Ачуым да бер килмәсә! Бетәргәсе калмаган бит инде. Ни суы, ни һавасы, ни азыгы адәм рәтле...
Әә, монда якты дөнья турында сүз бара бит әле. Якты дөнья. Шул яктылык кына калган да инде. Анысы да, чыганагы планетадан читтә булу сәбәпле генә.
Кичер безне, Тәңрем! Үзең сакла безне. Йолып ал шул тома наданлык эченнән. Күңелләребезгә нур сал!
...Тукта, иртәгә бит – Нардуган. Нур туган! Нур туган көн!!! Аллага шөкер! Я, Раббым, Ходаем, онытып та киткәнмен. Биргәннәреңә мең шөкер! Мин ышанам Сиңа, Раббым. Мин Синең һәрвакыт безнең белән, безнең янда булуыңа ышанам. Мин Сиңа ышынам. Сөекле, яраткан Тәңрем. Амин.