Общее·количество·просмотров·страницы

среда, 6 июля 2011 г.

Бала-чага, яшүсмер... аларны тик аңлый бел;)

Ни хәлдәсез!
Аллага шөкер, тагын язам.
     Ара-тирә еш кына хәзерге заман яшүсмерләренең ата-ана сүзен исәпкә алмыйча, күберәк, дус булып йөргән, үзләре кебек бала-чаганың сүзенә колак салу, ата-анага карата олылау-хөрмәтнең азайганлыгы турында ишетергә туры килгәли. Шулай ук, бу хәлнең дөрес булмавы, ата-анага хөрмәт күрсәтелергә, ата-ана сүзе өстен булырга тиешлеге дә тәкрарлана. Бүгенге заманда бу хәл мөмкин микән? – дигән сорау туу ихтимал.
     Ә икенче яклап карасак – бүгенге көндә дә балалары ата-анасын олылап, хөрмәт итеп яшәгән гаиләләр дә җитәрлек. 
   Асылында исә, ул гаиләләрдә әти-әни булган кешеләр балаларына карата һәрвакыт ихтирамлы, игътибарлылар. Кечкенә генә сабый да - олы шәхес икәнен аңлыйлар, аның сүзләренә колак салалар, аның фикерен исәпкә алалар. Ялгыш фикер йөртә, дип, уйлаган очракларында, фикернең нигә ялгыш икәнен аңлатып-исбатлап бирәләр. Шулай исбатлап маташкан араларда, кайвакыт, бала түгел, ә үзләре әлегә тиклем ялгыш фикер йөрткәннәрен ачыклап, үз ялгышлыкларын танырга да көч табалар. Баланы “дөнья авырлыкларыннан саклап калырга” тырышып аның иркен чикләмиләр, үсешенә комачауламыйлар. Биргән сүзләрендә торалар һәм баланың ышанычын алдамыйлар. 
    Тагын шул: алар, барысы да диярлек, балалыктан чыгып олылар акылы утырткач кына, үзләрендә бала тәрбияләрлек рухи халәт тойгач кына ата-ана булырга базнат иткәннәр.
Чыннан да, баларны куркытып тәрбия биреп була торган заманнар үтте. Хәзерге заман балалары курку белмичә туа. Барысы да диярлек – Индиго, - ягъни олылардан да күберәк белә, алдан күрә, фикер кыла белү белән аерылып торалар. Мондый балаларны тыңлатыр өчен тудырып үстерү генә аз, алар алдында абруйлы булырга да кирәк.
Бала бит ул ата анасының кулы я аягы түгел, “бавыр ите” белән “йөрәк парәсе” ягъни башка берәр әгъзасы да түгел. Бала – аерым бер кеше. Ана карынында яралып туса да, ул Ходай Тәгалә рәхмәте белән генә ярала һәм барлыкка килә ала. Шулай булмаса гарип балалар тумас иде (кемнең гарип бала үстерәсе килсен?), балага узалмый интеккән, теләмәстән балага узган хатыннар булмас иде...
    Әйе, кеше ата-ана тәне аша дөньяга килә... Ләкин Җанны һәм акылны бер Алла гына бирә ала. Булмаса, үле туган балалар булмас иде. 
    - Ә кем аны тәрбияли, ашата-эчерә, киендерә, укыта, төн йокыларын йокламый карый?..
    - Анысы шулай. Ләкин, беренчедән – “һәркем үз ризыгы белән туа”(с), икенчедән - баланың һәркемгә дә Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бүләк икәнен онытмыйк. Ничек кенә булмасын, Ходай бүләгенең кадерен белә белергә кирәк. Һәм, вакыты җиткәч, кире кайтарырга. Ягъни үз таләпләреңнән азат итеп Ходай билгеләгән үзаллы юлга җибәрергә. ... Ибраһим пәйгамбәр Исмәгыйль улын Аллаһ хакына корбан итәргә үзендә көч тапкан кебек... Корбан итеп чалу символ гына. Чын корбан ул – баланы Ходайныкы, дип тану, аңа Хуҗа булудан баш тарту. Ә баланы тәрбияләү, ашату-эчерү һәм башка гамәлләр баласы булган һәркемнең Ходай каршындагы бурычы гына.
    Шулай ук, кемнең дә булса хөрмәтен казанырга уйлаган кеше иң беренче чиратта үзен үзе хөрмәт итәргә тиешлеген яхшы аңлый. Югыйсә, үз хөрмәтенә дә лаек булмагач, кем аны олыласын?

     Димәк, балалары алдында абруй казану һәркемнең үз кулында. Аллага шөкер!