Общее·количество·просмотров·страницы

понедельник, 20 июня 2011 г.

Иң күңелле көн яки ничек кәефне күтәрергә

Иң күңелле көн яки ничек кәефне күтәрергә.
Тормыш ул – һәр яшәгән көн. Үткән көн үткән, иртәгәсе әле тумаган... Яшәү ул - бүген. Бүген дигән көнебез һәрвакыт күңелле, шатлыклы, матур үтсен иде. Әммә ләкин дөнья булгач төрле хәлләр була... Гадәттә көндә бер хәл кабатлана:
Иртән торасың,
Эшкә барасың,
Эшләп кайтасың,
Ашыйсың-эчәсең,
Йокларга ятасың.
Ләкин шул, бер карауга, тонык көннәрдә дә әллә ни чаклы ямь, яшәү тәме табып була.
Аның сере гади. Көндә сәгать кичке дүрттән соң (соңрак та ярый, иртәрәк булса тагы да яхшырак) бүген булып үткән кәм дигәндә 10 шатлыклы вакыйганы хәтергә төшереп яныңда булган иптәшеңә санап ишеттерергә кирәк. Яныгызда беркем дә юк икән, махсус дәфтәр башлап шунда язып барырга кирәк. Дәфтәрне шатлыклы вакыйгалар яки күңелле хәлләр, дип атап була, күңелле кәеф сәбәбе, дип атасаң да хуш. Үзегезгә ничек ошый.
Һәр күңелле хәл хәтергә килгән саен кәеф күтәрелеп китә, яшәү дәрте арта, тормыш ямьләнеп китә.
Беренче көннәрне авыррак булды инде унар күңелле хәл табу. Ләкин көн саен шатлыкларым артып кына тора башлады. Хәзер минем һәр бер көнем озыыыын бер шатлык:). Аллага шөкер.
Мин сезнең белән дә уртаклаша алам бүгенге шатлыкларым белән:
1. Мин уяндым! – Аллага Шөкер! Димәк - мин исән!
2. Мин үз өемдә – димәк, Аллага шөкер, - минем торырга урыным бар!
3. Торып юындым – Аллага Шөкер, - сау-сәламәтмен һәм юынырлык суым бар.
4. Гимнастика ясадым!
5. Ахирәтем “Чәйле клуб”ка өмәгә дәшкән иде, барып булыштым. Шөкер: ахирәтем бар, мин аңа ярдәм кулы суза алдым, бик шатланды.
6. Ул мине бик тәмле яңа җәй яшелчәләре белән сыйлады. Ризык киң - Аллага шөкер!
7. Клубка яңа кеше килгән иде. Клуб әгъзасы буларак мин аны чәй белән сыйладым. Бик акыллы егет булып чыкты кунагыбыз. Акыллы кеше белән сөйләшеп утыру – үзе бер сәхрә.
8. Кайткач киемнәремне барладым. Хатын-кыз өчен бик күңелле эш:).
9. Тылсымлы автобуста йөредем. Аның түбәсе урынына йолдызлы зәңгәр күк, ә үзе күбәләкле гөлләр бакчасы.
10. Утырып кызыклы кино карадым.
Сизенәсездер, минем белән бүген булып үткән күңелле хәлләрнең бер чите генә.
“Хәй, син бит эшкә бармагансың, “Чәйле клуб”та кәеф ачып йөрегәнсең”, диючеләр дә булыр. Әлбәттә. Мин бит бүген эштә түгелмен. Кәефле хәлләрне җыя башлаган көнне минем исемлектә эшемдә ирешкән уңышлар, кемнәндер ишеткән комплимент һәм җылы көн тора иде. Ә кәефләрне санамаган вакытта ял көннәре дә ничектер бертөсле, ваемсыз үткән сыман иде. Ә хәзер!..
Ә хәзер минем һәр үткән көнем иң яхшысы һәм һәр көнне дә күңелем күтәренке булырга сәбәп табылып кына тора. Әлһәмделиллаһи шөкер! :)
Азагында исә түбәндәге бер сакаллы анекдотны сөйләп үтәсе килә:
Бер ир заты трамвайда китеп бара, ди. Йөзен чыткан. Уйлана:
“Бер юньле адәм юк тирәмдә, хатын – аждаһа, хуҗа – бер эт шунда”...
Артында блокнот белән ручка тоткан фәрештә яза бара:
“Бер юньле адәм юк тирәмдә, хатын – аждаһа, хуҗа – бер эт шунда”...Үзе яза, үзе уйлый:
“Аптырарсың, көндә шуны сорый. Ник кирәктер инде ул аңа? Тик ни эшлисең. Заказ биргәч – үтәлергә тиеш”.
;)

пятница, 17 июня 2011 г.

Без кемнән ким?

Еш кына ябрәйләр турында "алар шундый бердәм, шундый тату, һәркайда һәм һәрвакытта да бер берсен яклашып, бер берсенә ярдәмләшеп кенә торалар", - дип, сөйлиләр.

Без кемнән ким?

Вьетнамнар турында сөйләүләрдән.
 Шул тиклем үз халкының киләчәген кайгырталар ки, берәр вьетнам баласы ятим кала калса аны берничек тә балар йортына бирмиләр - берәр туган тиешле кешеләре алып үстерә. Туганы булмаса, күршеләре яки күршесенең күршесе. "Вьетнам баласы вьетнам гаиләсендә ата-инә наз-тәрбиясе күреп үсәргә тиеш. Шулай булганда гына аннан телен сөйгән, халкы өчен көйгән ватанпәрвәр үстереп була. Шулай итмәсәң киләчәктә милләтнең югалуы бар".

Без кемнән ким?

"Урысларның балалары да урысча сөйләшә белә икән"(халык сүзе).

Без кемнән ким?

Шундый мисалларны күп китереп була. Кирәген генә тапмыйм. Тик соравымны гына кабатлыйсым килә:

Без кемнән ким?  

среда, 15 июня 2011 г.

"Хыял ияләре..."

Сез могҗизаларга ышанасызмы?
Кем ышана, кем - юк.
Ә мин ышанам. Ышанам инде менә. Ни эшлисең бит... минем белән могҗизалар булып торгач... :)
Чын.
Могҗизага ышанган кеше генә аны күрә белә. Скептиклар булган могҗизаны да кире кагалар, ялгыш кына килеп чыкты, диләр. Ә сине хыялыйга саныйлар.
Әй, саный бирсеннәр лә. Без аннан гына хыялый булудан туктамыйбыз. Хыялый бит ул - хыял иясе. Без - хыял ияләре.
Хыялларың тормышка ашканы бармы?
Менә шушы була инде ул - МОГҖИЗА!

... Ә гади елмаюның нинди зур тылсымлы көчкә ия икәнен сез беләсезме?
Ишеткәнегез бар. Тик ышанырга гына ашыкмыйсыз. Ышанырга уйлап карасагыз да, гади тормышта елмаеп яшәргә онытасыз. "Тиле төсле елмаем йөреп булмый әле," шулай бит?
Ә сез "тиле төсле" елмаймагыз, сез "акыллы төсле" елмаегыз. Акыл ияләренең ничек елмайганын күргәнегез бармы? Бар, инде, әлбәттә. Әгәр булмаса (сез бит һәркайсыгыз акыллы кеше һәм үзегез моны беләсез, шулай булгач), көзге каршына басып берәр акыллы уй уйлагыз да елмаегыз.
Менә шуннан күрерсез акыллы кешенең ничек елмайганын.;)
Сезгә килешә елмаю. Шундый ача, әй, сез шундый күркәмләнеп китәсез. Карап торырга рәхәт - җан азыгы.
Ярар. Артык мактап ташламыйм. Үзегездә күргәнсездер инде. Азрак шулай күнекмәләр эшләсәгез, үзлегегездән "акыллы елмаю" белән елмаерга өйрәнерсез.
Ә менә инде бу "акыллы елмаюның" тылсымлы көчкә ия икәнен һәм нинди нәтиҗәләр китергәнен үзегез күрерсез. Сабырлык туплагыз чак кына.:)

понедельник, 13 июня 2011 г.

Бу дөньяга кем хуҗа?

"Шәһәр буйлап сәфәр кылу барысына да бик ошады.
- Әй, чиста да инде сезнең урамнар! - дип, сокланды Свогант. - Ә бездә кая карама чүп-чар.
- Безнең халык үзләрен шәһәргә хуҗа итеп тойганга тик, - дип, аңлатты Аднар.
- Шунда яшәгәч кенә мин дә үземне шәһәр хуҗасы итеп тоям,  - дип, килешмәде Свогант.
- Ә болар икесе ике төрле нәрсә. Менә әйт әле, сездә кешеләр урамда бер берсе белән исәнләшәме? Син теләсә кемгә барып кереп кунак була аласыңмы?
- Барысы белән дә исәнләшә башласаң - телең калмас. Ә кунакка мине кем чакырсын? Мин бер этажда яшәгән күршеләремне дә белеп бетермим. Кайбер җирләрдә йөрүе бездә, бөтенләй, куркыныч та әле.
- Менә күрдеңме: кайда булсаң да син көн саен ят кешеләр арасыннан кайтырга ашыгасың. Өеңдә генә үзеңне хәфевсез тоясың. Шәһәр эчендә син иминлек тоймыйсың. Шуңа күрә кәнфит пичәте булдымы, я туңдырма савытымы, бар чүпне тротуарга ташлыйсың. Аны бит барыбер син җыймаячаксың.
- Сездә башкача дисеңмени?
- Бездә һәркем шәһәрнең кай җирендә дә үзен өйдә итеп тоя. Тик ничек була соң ул - үзеңне өйдә итеп тою? Сине җил-давыллардан саклап җылыткан өй кочагында кебек рәхәт һәм иркен булганда. Әмма бу салган киемнәреңне теләсәң кайда ташлап калдырып өй түренә юылмаган табак-савыт өеп куйсаң да ярый, дигән сүз түгел. Тик, бүген бәйрәм һәм менә-менә кунаклар килергә тиеш кебек кыланырга кирәк. 
Тормыш - ул зур бәйрәм. Һәм аны бәйрәмчә яшәргә зарур."
 (Д. Виндов. "Алтынчы коткаручы")

Шул юлларны укыгач, уйга калдым: бу дөньяга кем хуҗа? Гомумән, аның хуҗасы бармы? Ә бит һәркайсыбыз Хуҗа була ала. Шулай булганда гына җирне, илне, телне һәлакәттән саклап калу ышанычлы.
Барысы да безнең кулда;)

вторник, 7 июня 2011 г.

Аллага шөкер!

Ни хәлдәсез, кадреле дусларым!
Мин сезгә ни хәлдәсез, дип, борынгыча эндәшәм;)

Аллага шөкер үзебез дә көннән көн алга таба шулай яшәп ятабыз:)

Шулай яшәп яткан мәлдә шундый хәлгә дучар булдым:
эшләгән эшең - шулай тиеш кебек, өстәвенә, тегене эшләмәгәнсең, моны эшләмәгәнсең, дип, теңкәне корыталар... Ә бит күпме тырышып эшлисең, шатландырырга тырышасың, кешенең күңелен күрергә.
 Шулай булып торганда икенче тапкыр нәрсә эшләргә дә күңел төшми, кул бармый. Үзеңне артык җан, әрәм тамак итеп тоя башлыйсың. Беркемгә кирәгең юк, файдасызга эшлисең кебек.
Әгәр азга да, "әй, рәхмәт инде, бигерәк шатландырдың", дип торсалар, эштә булганда өстәп премия дә бирсәләр, ничек шәп булыр иде. Канатланып икенче тапкыр тагын да күберәк эшлисе килеп торыр иде. Эшләп тә ташлар идең. Шулай бит?

Хәзер уйлап карагыз инде: күктә Ходай Тәгалә үзен ничек хис итәргә тиеш?
Аңа зарланучылар бит Җир шарында гына миллиардлаган! Я, Раббым, гафу ит безне шулай кыланганыбыз өчен! Аллага шөкер, якты көнебез бар, эчәргә суыбыз бар, дүрт саныбыз төгәл, акылыбыз аек, ризыкларыбыз киң... Аллага шөкер, Аллага шөкер, Аллага шөкер!

Менә, без шулай, шөкер итеп торганда, нинди шатлана Ул, булганына өстенә тагын бирәсе, булдырасы килеп кенә тора. Аллага шөкер! Аллага шөкер, Аллага шөкер. Болай булгач нинди кризисны да ерып чыгачакбыз, Алла бирсә.:)